02.09.2019 елның 200 нче номерлы карары "Җир кишәрлеген яки капиталь төзелеш объектын шартлы рәвештә рөхсәт ителгән файдалануга рөхсәт алу буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында"

Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Башкарма комитетының 20019 нчы елның 2 нче сентябрендәге 200 нче номерлы карары

Җир кишәрлеген яки капиталь төзелеш объектын шартлы рәвештә рөхсәт ителгән файдалануга рөхсәт алу буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында

"Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында"  2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү хакында” 2010 елның   2 ноябрендәге  880 нче карары нигезендә, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Уставына таянып,

карар бирәм

  1. Җир кишәрлеген яки капиталь төзелеш объектын шартлы рәвештә файдалануга рөхсәт алу буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын кушымта нигезендә расларга.
  2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (рravo.tatarstan.ru) Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
  3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз өстемдә  калдырам.

Башкарма комитет җитәкчесе                                                       А.В. Петров

 

Т.Н. Кузнецова

6 63 77

doc
Скачать текст
DOC, 30.0 Кб

Приложения:
docx
Приложение тат.
DOCX,
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International