Сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән!

Хөрмәтле сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм. Сезнең хезмәтегез халык алдында зур җаваплылык тоеп башкаруны таләп итә. Кешеләрнең азык-төлек, кием-салым, көндәлек товарлар белән тәэмин ителеше, йортларыбыз җылы һәм якты булу тормышыбыз имин һәм тотрыклы булсын өчен мөһим бурыч булып тора.

Сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә зур хөрмәткә лаек кешеләр хезмәт куя. Алар өчен бу яраткан хезмәт яки һөнәр генә түгел, ә халыкның кәефе белән турыдан-туры бәйле яшәү рәвеше, күңел халәте.

Кешеләр белән эшләү һәрвакыт игътибарлылык, әдәплелек, түземлелек таләп итә. Сезнең рухи һәм физик тырышлыгыгыз юкка түгел. Зәйлеләр өстәлләрендә - ризык муллыгы, йортларыбыз җылы һәм якты, урамнар һәм тротуарлар төзекләндерелә, шәһәребез көннән-көн матурлана һәм яктыра. Һәр җирдәге пөхтәлек, халыкның кәефе, күңел тынычлыгы күпчелек дәрәҗәдә сезгә бәйле.

Сезгә фидакарь хезмәтегез, зәйлеләргә карата игътибарлы булуыгыз өчен рәхмәт белдерәм! Ныклы сәламәтлек, иминлек, шатлыклар һәм киләчәк көнгә ышаныч телим!


Т. В. Воропаева, муниципаль район башлыгы.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International