«Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Аксар авыл җирлегенең генераль планын раслау турында» 2020 елның 9 сентябрендеге 555 номерлы Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы карары

 

Зәй муниципаль район Советының 2020 елның 09 сентябрендәге 558 номерлы карары

 

 

«Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Аксар авыл җирлегенең генераль планын раслау турында»

 

Территориянең тотрыклы үсешен тәэмин итү, инженерлык, транспорт һәм социаль инфраструктураны үстерү, гражданнарның һәм аларның берләшмәләренең мәнфәгатьләрен исәпкә алуны тәэмин итү максатларында, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 9, 24, 25 статьялары, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәнең гомуми принциплары турында» 2007 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14, 15 статьялары, «Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» 2010 елның 25 декабрендәге 98-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 10 статьясы нигезендә, гавами тыңлаулар уздыру нәтиҗәләре турында бәяләмәне исәпкә алып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставына таянып, Зәй муниципаль районы Советы

 

КАРАР ИТТЕ:

  1. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Аксар авыл җирлеге генераль планын расларга (кушымта).
  2. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3.   Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Зәй муниципаль районы Советының экология, җир мәсьәләләре, төзелеш, ТКХ һәм транспорт буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

Совет Рәисе                                                                                      Р.Г. Кәримов

docx
Скачать текст
DOCX, 15.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International