«Муниципаль хезмәт вазыйфаларына кертелгән вазыйфалардан тыш, Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының структур бүлекчәләре булган үзәкләштерелгән бухгалтерияләр җитәкчеләренең һәм белгечләренең хезмәте өчен түләүне оештыру турында нигезләмә хакында» 2019 елның 20 маендагы 397 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү турында"2020 елның 27 августыннан 554 номерлы Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы карары

 

2020 елның 27 августындагы 554 номерлы Зәй муниципаль район Советы карары

 

«Муниципаль хезмәт вазыйфаларына кертелгән вазыйфалардан тыш, Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының структур бүлекчәләре булган үзәкләштерелгән бухгалтерияләр җитәкчеләренең һәм белгечләренең хезмәте өчен түләүне оештыру турында нигезләмә хакында» 2019 елның 20 маендагы 397 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү турында

 

1998 елның 31 июлендәге 145-ФЗ номерлы Россия Федерациясе Бюджет кодексы, «Бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү буенча бердәм тариф челтәре кагылмый торган аерым оешмалары хезмәткәрләренең вазыйфаи окладларын арттыру турында» 2020 елның 5 августындагы 655 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Зәй муниципаль районы Уставына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы

 

КАРАР ИТТЕ:

 

1. «Муниципаль хезмәт вазыйфаларына кертелгән вазыйфалардан тыш, Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының структур бүлекчәләре булган үзәкләштерелгән бухгалтерияләр җитәкчеләренең һәм белгечләренең хезмәте өчен түләүне оештыру турында нигезләмә хакында» 2019 елның 20 маендагы 397 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карары белән расланган муниципаль хезмәт вазыйфаларына кертелгән вазыйфалардан тыш, Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының структур бүлекчәләре булган үзәкләштерелгән бухгалтерияләр җитәкчеләренең һәм белгечләренең хезмәте өчен түләүне оештыру турында нигезләмәнең 2.2 пунктына үзгәреш кертергә һәм түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«Вазыйфаи окладлар түбәндәге күләмнәрдә билгеләнә

 

Җитәкчеләр һәм белгечләр вазыйфалары

 

Вазыйфаи оклад, сумнарда

Башкарма комитетның структур бүлекчәсе җитәкчесе (баш хисапчы)

22 145

Бүлек башлыгы

18 231

Әйдәп баручы хисапчы

15 759

Әйдәп баручы икътисадчы

15 759

Әйдәп баручы белгеч

15 759

Хисапчы

14 420

Икътисадчы

14 420

Белгеч

14 420

            ».

2. Зәй муниципаль районы җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә штат расписаниеләренә һәм локаль актларга тиешле үзгәрешләрне кертергә.

3. Зәй муниципаль районы Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

4. Карар 2020 елның 1 октябреннән үз көченә керә.

5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары В. Г. Акатьевка йөкләргә.

 

 

Совет Рәисе                                                                                       Р.Г. Кәримов

 

docx
Скачать текст
DOCX, 16.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International