«Муниципаль мөлкәтне, дәүләт милкендәге җир кишәрлекләрен (Зәй муниципаль районы бюджетына керә торган өлештә) һәм Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы милкеннән файдаланган өчен аренда түләве һәм пеня буенча бурычларны түләтү һәм исәптән чыгару өметсез дип тану тәртибе турында Нигезләмә хакында» 2012 елның 4 июнендәге 184 номерлы Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү турында 2020 елның 3 июленнән 548 номерлы Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы карары

Зәй муниципаль район Советының 2020 елның 20 июлендәге 548 номерлы карары

 

«Муниципаль мөлкәтне, дәүләт милкендәге җир кишәрлекләрен (Зәй муниципаль районы бюджетына керә торган өлештә) һәм Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы милкеннән файдаланган өчен аренда түләве һәм пеня буенча бурычларны түләтү һәм исәптән чыгару өметсез дип тану тәртибе турында Нигезләмә хакында» 2012 елның 4 июнендәге 184 номерлы Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү турында

 

Россия Федерациясе Граждан кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Россия Федерациясе Бюджет кодексының 47.2 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 7 апрелендәге 114-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы

 

КАРАР ИТТЕ:

 

1. «Муниципаль мөлкәтне, дәүләт милкендәге җир кишәрлекләрен (Зәй муниципаль районы бюджетына керә торган өлештә) һәм Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы милкеннән файдаланган өчен аренда түләве һәм пеня буенча бурычларны түләтү һәм исәптән чыгару өметсез дип тану тәртибе турында Нигезләмә хакында» 2012 елның 4 июнендәге 184 номерлы Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы карары белән расланган муниципаль мөлкәтне, дәүләт милкендәге җир кишәрлекләрен (Зәй муниципаль районы бюджетына керә торган өлештә) һәм Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы милкеннән файдаланган өчен аренда түләве һәм пеня буенча бурычларны түләтү һәм исәптән чыгару өметсез дип тану тәртибе турында Нигезләмәнең «Бурычны түләтүгә һәм исәптән чыгаруга ышанычсыз дип тану» 2 бүлегенең 1 пунктына, аны түбәндәге редакциядә бәян итеп, үзгәреш кертергә:

 «1. Билгеләнгән вакытта түләнмәгән бюджетка түләүләр (бюджетка түләүләр буенча бурыч), түбәндәге очракларда түләтүгә өметсез дип таныла:

  1. физик затның - бюджетка түләүләр түләүченең вафат булуы яисә аны Россия Федерациясенең гражданлык-процессуаль законнарында билгеләнгән тәртиптә үлгән дип игълан итү;
  2. шәхси эшмәкәрне – бюджетка түләүләр түләүчене «Бөлгенлек (банкротлык) турында» 2002 елның 26 октябрендәге 127-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә - бурычлының мөлкәте җитмәү сәбәпле түләнмәгән бюджетка түләүләр буенча бурыч өлешендә банкрот дип тану;

3) шәхси эшмәкәр булмаган гражданны «Бөлгенлек (банкротлык) турында» 2002 елның 26 октябрендәге 127-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә - күрсәтелгән Федераль закон буенча кредиторлар белән исәп-хисаплар тәмамланганнан соң түләнмәгән бюджетка түләүләр буенча бурыч өлешендә банкрот дип тану;

4) оешма - бюджетка түләүләрне түләүчене оешма мөлкәте җитмәгәнлектән һәм (яисә) аны әлеге оешманы гамәлгә куючылар (катнашучылар) тарафыннан Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән чикләрдә һәм тәртиптә каплау мөмкин булмаганга күрә түләнмәгән бюджетка түләүләр буенча бурыч өлешендә ликвидацияләү;

5) хөкем ителгәннәргә карата штраф яки суд тарафыннан карар кабул итү рәвешендә җәзага карата амнистия яки ярлыкау турында актларны куллану, аның нигезендә бюджет керемнәре администраторы бюджетка түләүләр буенча бурычларны түләтү мөмкинлеген югалту;

6) суд приставы-башкаручы тарафыннан башкарма производствоны тәмамлау турында карар чыгару һәм түләтүчегә «Башкарма производство турында» 2007 елның 2 октябрендәге 229-ФЗ номерлы Федераль законның 46 статьясы 1 өлешенең 3 яки 4 пунктында каралган нигез буенча башкарма документны кире кайтару турында карар чыгару, әгәр бюджетка түләүләр буенча бурыч барлыкка килү датасыннан биш елдан артык вакыт узса, түбәндәге очракларда:

- бурыч күләме банкротлык турында эш буенча башкарма производство кузгату өчен Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән бурычка карата таләпләр күләменнән артмый;

- банкротлык турында эштә кулланыла торган процедураларны уздыруга суд чыгымнарын каплау өчен җитәрлек акча булмауга бәйле рәвештә банкротлык турында эш буенча эш туктатылу турында суд тарафыннан гариза кире кайтарылган;

7) юридик затны юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан теркәү органы карары буенча төшереп калдыру һәм «Башкарма производство турында» 2007 елның 2 октябрендәге 229-ФЗ номерлы Федераль законның 46 статьясы 1 өлешенең 3 яки 4 пунктында каралган нигез буенча -оешмалар мөлкәтенең җитмәве һәм әлеге оешманы гамәлгә куючылар (катнашучылар) тарафыннан Россия Федерациясе законнарында каралган очракларда аны юкка чыгару мөмкин булмау сәбәпле бюджетка түләүләр буенча бурыч өлешендә, башкарма производствоны тәмамлау турында суд приставы-башкаручы тарафыннан элек чыгарылган карарның булуы. Теркәүче органның «Юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне дәүләт теркәвенә алу турында» 2001 елның 8 августындагы 129-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә юридик затларны бердәм дәүләт реестрыннан төшереп калдыру турында карары гамәлдә түгел дип танылган очракта, моңа кадәр әлеге пункт нигезендә түләттерүгә өметсез дип танылган бюджетка түләүләр буенча бурыч бюджет (бухгалтерия) исәбендә торгызылырга тиеш».

2. Зәй муниципаль районы Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Карарның үтәлешен контрольдә тотуны Зәй муниципаль районы Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, икътисадый үсеш һәм муниципаль милек буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Совет Рәисе

                    Р.Г.Кәримов

 

rtf
Скачать текст
RTF, 99.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International