«Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставына үзгәрешләр кертү турында»2020 елның 3 июленнән 523 номерлы Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы карары

 

Зәй муниципаль районы Советының 2020 елның 03 июненнән 523 номерлы карары

 

 

 

«Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставына

үзгәрешләр кертү турында»

 

 «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законга, «Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законга, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертелү белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставының 87-89 статьялары нигезендә, гамәлдәге Зәй муниципаль районы Уставы нигезләмәләрен гамәлдәге законнарга туры китерү максатларында, Зәй муниципаль районы Советы

 

КАРАР БИРӘ:

 

  1. Зәй муниципаль районы Советының 2014 елның 24 июнендәге 385 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставына кушымта нигезендә үзгәрешләр кертергә.
  2. Зәй муниципаль районы Уставына кертелгән үзгәрешләрне Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенә дәүләт теркәвенә җибәрергә.
  3. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставына кертелгән үзгәрешләрне билгеләнгән тәртиптә дәүләт теркәве узганнан соң бастырып чыгарырга.
  4. Карар билгеләнгән тәртиптә дәүләт теркәвенә алынганнан һәм басылып чыкканнан соң үз көченә керә.
  5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары В.Г. Акатьевка йөкләргә.

 

 

 

Совет Рәисе                                                                                       Р.Г. Кәримов

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Зәй муниципаль

районы Советының

03.06.2020 ел № 523

карарына кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставына

үзгәрешләр

 

Зәй муниципаль районы Уставына түбәндәге эчтәлекле үзгәреш кертергә:

1. 6 статьяда:

а) 1 өлешнең 8 пунктында «хокукларын» сүзеннән соң «аз санлы төп халыклар һәм башкалар» сүзләрен өстәргә;

б) 1 өлешнең 17 пунктына «, җирлекара территориядә урнашкан җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын бирү» дигән сүзләрне өстәргә:

в) 3 өлешнең 12 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«12) авыл җирлекләренең генераль планнарын, җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслау, территорияне планлаштыру буенча авыл җирлекләренең генераль планнары нигезендә әзерләнгән документацияне раслау, җирлек чикләрендә урнашкан җир участогының шәһәр төзелеше планын бирү, төзелешкә рөхсәт (Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы, башка федераль законнарда күздә тотылган очраклардан кала), авыл җирлекләре территориясендә урнашкан капиталь төзелеш объектларын төзү, реконструкцияләү вакытында объектларны эксплуатациягә кертүгә рөхсәт бирү, авыл җирлекләрен шәһәр төзелеше буенча проектлауның җирле нормативларын раслау, авыл җирлекләре чикләрендә муниципаль ихтыяҗлар өчен җирләрне резервка кую һәм җир участокларын тартып алу, авыл җирлекләре чикләрендә муниципаль җир контролен тормышка ашыру, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексында күздә тотылган очракларда биналарны, корылмаларны тикшерү һәм шундый тикшерү барышында хилафлыкларны бетерү турында рекомендацияләр планлаштырылган индивидуаль торак төзелеше объектын яки бакча йортын төзү яки реконструкцияләү турында хәбәрнамәдә (алга таба – планлаштырылган төзелеш турында хәбәрнамә) күрсәтелгән индивидуаль торак төзелеше объекты яки бакча йорты параметрларының җир участогында индивидуаль торак төзелеше объектын яки бакча йортын урнаштыру параметрларына туры килүе һәм рөхсәт бирелүе турында хәбәрнамә, планлаштырылган индивидуаль торак төзелеше объектын яки бакча йортын төзү яки реконструкцияләү турындагы хәбәрнамәдә күрсәтелгән индивидуаль торак төзелеше объекты яки бакча йорты параметрларының җир участогында индивидуаль торак төзелеше объектын яки бакча йортын урнаштыру параметрларына туры килмәве һәм рөхсәт бирелмәве турында хәбәрнамә, төзелгән яки реконструкцияләнгән индивидуаль торак төзелеше объектының яки бакча йортының җирлекләр территорияләрендә урнашкан җир участокларында индивидуаль торак төзелеше объектын яки бакча йортын төзегән яки реконструкцияләгәндә шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында законнар таләпләренә туры килүе яки туры килмәве турында хәбәрнамәләр юллау, максатчан билгеләнеше буенча файдаланылмаучы яки Россия Федерациясе законнарын бозып файдаланылучы җир участогын тартып алу турында карар кабул итү, үз белдеклегең белән төзелгән корылманы сүтү яки аны Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексында күздә тотылган очракларда билгеләнгән таләпләргә туры китерүне тормышка ашыру;

2. 28 статьяда:

1) 3 өлешне түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«3. Депутат, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты «Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон һәм башка федераль законнар белән билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны, бурычларны үтәргә тиеш.»;

2) 6 өлешне түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«6. Үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы депутат, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты түбәндәгеләргә хокуклы түгел:

1) шәхсән яисә ышанычлы затлар аша эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә;

2) түбәндәге очраклардан тыш, коммерция яисә коммерциягә карамаган оешма белән идарә итүдә катнашырга:

а) сәяси партия, һөнәри берлек органы, шул исәптән җирле үзидарә органында төзелгән беренчел профсоюз оешмасының сайланулы органы, муниципаль берәмлек сайлау комиссиясе аппараты белән идарә итүдә, съездда (конференциядә) яки башка иҗтимагый оешманың, торак, торак-төзелеш, гараж кооперативларының, күчемсез милек милекчеләре ширкәтенең гомуми җыелышында түләүсез нигездә катнашу;

б) Россия Федерациясе субъекты законында билгеләнгән тәртиптә Россия Федерациясе субъектының югары вазыйфаи затына (Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимиятенең югары башкарма органы җитәкчесенә) алдан хәбәр итеп, коммерциячел булмаган оешма идарәсендә (сәяси партия, һөнәри берлек органы, шул исәптән җирле үзидарә органында төзелгән беренчел профсоюз оешмасының сайланулы органы, муниципаль берәмлек сайлау комиссиясе аппараты белән идарә итүдә, съездда (конференциядә) яки башка иҗтимагый оешманың, торак, торак-төзелеш, гараж кооперативларының, күчемсез милек милекчеләре ширкәтенең гомуми җыелышында түләүсез нигездә катнашудан тыш)   түләүсез нигездә катнашу;

в) Россия Федерациясе субъекты муниципаль берәмлекләре советында, муниципаль берәмлекләрнең башка берләшмәләрендә, шулай ук аларның идарә органнарында муниципаль берәмлек мәнфәгатьләрен түләүсез нигездә күрсәтү;

г) муниципаль берәмлек исеменнән оешманы гамәлгә куючы вәкаләтләрен гамәлгә ашыру тәртибен яисә муниципаль милектә булган акцияләр (устав капиталында өлешләр) белән идарә итү тәртибен билгеләүче муниципаль хокукый актлар нигезендә, оештыручысы муниципаль берәмлек булган оешманың идарә органында һәм ревизия комиссиясендә муниципаль берәмлекнең мәнфәгатьләрен түләүсез нигездә күрсәтү, тәкъдим итү;

д) федераль законнарда каралган башка очраклар;

3) Шул ук вакытта укытучылык, фәнни һәм башка иҗади эшчәнлек бары тик чит дәүләтләр, халыкара һәм чит ил оешмалары, чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар акчалары исәбеннән генә финанслана алмый, әгәр Россия Федерациясенең халыкара шартнамәсендә яисә Россия Федерациясе законнарында башкасы каралмаган булса;

4) Россия Федерациясенең халыкара шартнамәсендә яисә Россия Федерациясе законнарында башкасы каралмаган булса, идарә органнары, попечительләр яисә күзәтү советлары, коммерциячел булмаган хөкүмәтнеке булмаган чит ил оешмалары һәм Россия Федерациясе территориясендә аларның структур бүлекчәләре составына керергә;

5) Даими нигездә вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы җирле үзидарәнең депутат, сайланулы органы әгъзасы, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты граждан, административ яисә җинаять эше буенча йә административ хокук бозу турында эш буенча яклаучы яисә вәкил (законлы вәкиллек очракларыннан тыш) сыйфатында катнаша алмый.»;

3) 8 өлешнең икенче абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

Депутатның, җирле үзидарә сайланулы вазифаи затының вәкаләтләре "Коррупциягә каршы тору турында" 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон, "Дәүләт вазифаларын биләүче затларның һәм кешеләрнең чыгымнары белән керемнәре тәңгәл килүенә контроль турында" 2012 елның 03 декабрендәге 230-ФЗ номерлы Федераль закон, "Аерым категория гражданнарга Россия Федерациясе территориясеннән читтә урнашкан чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачу һәм аларга ия булуны, кулдагы акча средстволарын һәм кыйммәтләрен саклауны, чит ил финанс инструментларына ия булу һәм (яки) файдалануны тыю турында” 2013 елның 07 маендагы 79-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законда башкасы каралмаган булса, федераль законнар белән билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны сакламаганда, вазифалары вакытыннан алда туктатыла»;

4) түбәндәге эчтәлекле 10 өлешне өстәргә:

«10. Үзенең керемнәре, чыгымнары, милке һәм милек характерындагы йөкләмәләре турында дөрес булмаган яки тулы булмаган белешмәләр биргән, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигь булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, милке һәм милек характерындагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирмәгән депутатка, җирле үзидарә сайланулы органы әгъзасына, җирле үзидарә сайланулы вазифаи затына карата, әгәр бу белешмәләрне бозып күрсәтү җитди булмаса, түбәндәге җаваплылык чаралары кулланыла ала:

1) кисәтү ясау;

2) депутат, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасын район Советындагы вазыйфадан, җирле үзидарәнең сайланулы органыннан азат итү, аның вәкаләтләре чоры туктатылганчы, район Советында вазыйфа биләү хокукыннан мәхрүм итү;

3) вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыру хокукыннан мәхрүм итеп, даими нигездә вәкаләтләрне гамәлгә ашырудан азат итү;

4) район Советында, җирле үзидарәнең сайланулы органында аның вәкаләтләре срогы тәмамланганчы вазыйфаларны биләүне тыю;

5) вәкаләтләре срогы тәмамланганчы даими нигездә вәкаләтләр башкаруны тыю.»;

5) түбәндәге эчтәлекле 11 өлеш белән тулыландырырга:

«11. Депутатка, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасына, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи затына карата әлеге статьяның 10 өлешендә күрсәтелгән җаваплылык чараларын куллану турында карар кабул итү тәртибе Татарстан Республикасы законы нигезендә муниципаль хокукый акт белән билгеләнә.»;

3. 45 статьяда:

1) 5 пунктның унбер абзацын үз көчен югалткан дип танырга;

2) 7 пунктның унтугызынчы абзацында «хокукларын» сүзеннән соң «аз санлы төп халыклар һәм башкаларның» сүзләре белән тулыландырырга»;

4. 86 статьяда:

а) 1 өлешнең беренче абзацында «Россия Федерациясе бюджет законнарының һәм бюджет хокук мөнәсәбәтләрен җайга сала торган башка норматив хокукый актларның» сүзләрен «бюджет хокук мөнәсәбәтләрен, физик затларга Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларыннан гавами норматив йөкләмәләрне һәм башка түләүләр буенча йөкләмәләрне билгели торган хокукый актларның, шулай ук бюджеттан акчалар бирү турында муниципаль контрактларның, шартнамәләрнең (килешүләрнең) шартларын үтәүне җайга сала торган хокукый актларның, хокукый актларның нигезләмәләренең» сүзләренә алмаштырырга;

б) 2 өлештә «бюджет хокук мөнәсәбәтләре өлкәсендә» сүзләрен төшереп калдырырга;

в) 3 өлешне түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«3. Эчке муниципаль финанс контроле Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты органнары булган муниципаль финанс контроленең контроль эшчәнлеге булып тора.».

doc
Скачать текст
DOC, 79.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International