Зәйдә игенчеләрне һәр минутның кадерен белеп эшләргә өндәү, авыр хезмәттән ял иттерү максатында мәдәният идарәсенең автоклуб хезмәткәрләре кырларга игенчеләр янына чыгып концерт программалары оештыра. Төшке аш вакытында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре җыр, биюләр карап ял итә.
Универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча республика президент программасы кысаларында бүген Зәйдә тагын бер баскетбол мәйданчыгы ачылды. Заманча таләпләргә яраштырып ясалган мәйданчык Иске Зәй бистәсендә 1нче мәктәп ишегалдында урнашты. Бу - әлеге мәктәп территориясендә республика программасы буенча төзелгән икенче спорт мәйданчыгы