ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Районыбыз басуларында кыр эшләре туктап тормый. Механизаторлар кызу темп белән чөгендер алуны дәвам итәләр. Бүгенгесе көнгә чөгендер басуларында 11 комбайн эшли. Барлыгы 110 гектар татлы тамыр алынган, 3520 тонна чимал чыгарылган. Уртача уңыш бер гектардан 320 центнер тәшкил итә.
Сәвәләйдә урам бәйрәме үткәрү традициягә әйләнеп бара. Һәр гаиләдән урам барлыкка килгән шикелле, урамнардан авыл барлыкка килә. Урам бәйрәме бергә яшәгән авылдашларың белән күршеләр белән очрашу, гапләшеп алу, хәл-әхвәлләрне сорашу, яңа талантларны ачу.

19
август, 2015 ел
чәршәмбе
Шәһәребезнең хезмәт коллективларында 2015 елның беренче яртыеллыгында эшләнгән эшләр буенча отчет җыелышлары үтә. Җыелышларда хезмәт коллективы җитәкчеләренең отчеты һәм икенче яртыеллыкка планнар тыңланыла
21 августта, “Энергетик” мәдәният сарае мәйданында “Яшә Татарстан!” дип аталган бәйрәм кичәсе үткәреләчәк. Тантана Татарстан автономияле Советлар Союзы Республикасына 95 һәм Татарстанның яңа дәүләтчелегенә 25 яшь тулу уңаеннан үткәрелә.
Сармашбаш авылы мәдәният йортында Тукай районы сәнгать осталары концерты булып үтте. Тукай районы үзешчән сәнгатьтә катнашучыларының чыгышы безнең районыбызның 7 августта Боерган авылында куелган концертка җавап булды.

18
август, 2015 ел
сишәмбе
22 август илебездә дәүләт флагы көне үткәрелә. Әлеге уңайдан үзәк китапханәдә “Безнең герб һәм флаг дан белән сугарылган” дигән темага китап күргәзмәсе эшли башлады
Зәй районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре шикәр чөгендере алуга кереште. Беренчеләрдән булып кырлардан татлы тамыр азыкны җыюны “Зәй шикәре” агрофирмасының “Рассвет” бүлекчәсе механизаторлары башлады. Хәзер аларга “”Восток” һәм “Зәй” агрофирмалары бүлекчәләре дә кушылды.
18 -23 августта шәһәребездә хоккей буенча Республика көненә багышланган турнир үтәчәк. Ул 2005 елгы яшьүсмерләр арасында була. Катнашучылар Россиянең 8 төбәгеннән килә: Зәй, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Уфа, Чиләбе, Астана шәһәреннән яшь спортчылар үзләренең көчләрен сынаячак.
17 августта Зәйдән 80 кешелек делегация Кырымга юл тотты. Биредә 19-29 августта “Алтын Мәйдан Кырым” халыкара иҗат фестивале үтә. Татарстан белән Кырым арасындагы багланышларны ныгыту, мәдәни мирасыбыз белән уртаклашу турындагы республика җитәкчелеге миссиясен тормышка ашыруга зәйлеләр дә өлеш кертә.
Зәйнең яшьләр эшләре идарәсе яшәү урыны буенча "Яшьлек" клубында балалар арасында кул эшләре шөгыльләре оештырды. Алар республика көненә багышлап открыткалар ясады, эш барышында педагоглар аларга Татарстаныбыз турында кызыклы мәгълүматлар җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International