3 нче февраль көнне 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә район башлыгы Р. Г. Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Э. Э. Галиев, район башлыгы урынбасары В. Г. Акатьев, Россия чаңгы узышлары федерациясе президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасы чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе вице-президенты, Татарстан Республикасы чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе җыелма командасы баш тренеры, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт һәм милли сәясәт буенча даими комиссия рәисе Э.Ш. Галиев катнашында 2020 елда эшчәнлек нәтиҗәләре буенча физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең кече коллегиясе булып узды.
Бүген хакимият бинасының кече залында район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы Икътисади Советының утырышы узды. «БлагоСтрой» ҖЧҖ директоры Зәйнуллин Рафыйк Рифгать улы 2020 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2021 елга перспектив планнар турында доклад белән чыгыш ясады.
Бүген Зәй ГРЭСының актлар залында 2020 елга күмәк килешүдә каралган йөкләмәләрне үтәү нәтиҗәләре буенча профсоюз конференциясе булды.