ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2020 ел
сишәмбе
«Тәрәзә төбендә бакча» акциясе кысаларында «Теремкәй» балалар бакчасында тәрәзә тобендә кечкенә бакча булдырылды,бу акциядә балалар бакчасында тәрбияләнүче 18 бала катнашты.
Макулатура җыю буенча “Агачны коткар" экологик акциясе үткәрелде.
Дистанцион белем бирү режимында педагоглар балалар белән экологик темаларга әңгәмәләр үткәрәләр, актуаль экологик мәсьәләләр буенча видеороликларга сылтамалар ташлыйлар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан авыл халкына орлыклар бирү программасы буенча 10 млн. сум акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде.
Район аграрийлары соңгы сабан культураларын - рапс чәчүнең соңгы этабында, бу безнең районда 3239 га тәшкил итә.

11
май, 2020 ел
дүшәмбе

Яңа эш атнасы башлану белән Татарстанда республика буенча һәм торак пунктлар эчендә хәрәкәт итү өчен үткәрүләр гамәлдән чыгарыла. Эш урыныннан СМС-рөхсәтләрне һәм белешмәләрне юкка чыгаруга кагылышлы яңа үзгәреш Татарстан Республикасы хөкүмәтенең яңа карарына кертелде.


8
май, 2020 ел
җомга
Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, хөрмәтле зәйлеләр! Сезне чын күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котлыйм! Бу бәйрәм көнендә тыныч һәм аяз күк йөзе өчен иң җылы теләкләрне һәм рәхмәт сүзләрен кабул итегез!
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте зәйлеләргә май бәйрәмнәрендә үз-үзеңне изоляцияләү режимын сакларга тәкъдим итә.

Яз җиткәч Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары да өйләрендә алдан әзерләнгән тартмаларга помидор һәм борыч орлыклары утырттылар.

"Күбәләк" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән табигать, кошлар,хайваннар турында әңгәмә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International