Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы
Югары Пэнэче авыл җирлеге
муниципаль программаларының эшләү,
тормышка ашыру һәм
нәтиҗәлелеген бәяләү тәртибен раслау турында
Россия Федерациясе Бюджет кодексының 179 статьясына, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турындагы» 2003 елның 06 октяберендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законына нигезләнеп, Югары Пэнэче авыл җирлеге муниципаль программаларын камилләштерү һәм нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан
карар бирәм:
1. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Югары Пэнэче авыл җирлеге муниципаль программаларының эшләү, тормышка ашыру һәм нәтиҗәлелеген бәяләү тәртибен расларга. (Кушымта № 1)
2.Карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында, Югары Пэнэче авыл җирлегенең мәгълүмати стендларында һәм Зәй муниципаль районы сайтының «Авыл җирлеге» бүлегендә (http://zainsk.tatarstan.ru/rus/verkhnepinyachinskoe.htm) урнаштырырга.
3. Карарның үтәлешен контрольдә тотуны үземә калдырам.