“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясе үткәрү турында мәгълүмат

Гадәттәгечә, яңа уку елы алдыннан  Татарстанда  әти-әниләре инвалид булган, аз керемле гаиләләр, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид  балаларга адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит”  хәйрия акциясе үткәрелә.

2018-2019 уку елында Зәй муниципаль районында 600 бала беренче сыйныфка керә. Шуларның:

  • 96 бала - ярдәмгә мохтаҗ;
  • 60 бала - аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче;
  • 2 бала - әти-әниләре беркайда да эшләмәүче гаиләдән;
  • 5 бала - тәрбиягә бала алучы гаиләдән;
  • 24 бала- күп балалы гаиләдән;
  •  2 бала -имин булмаган гаиләдән;
  • 1 бала -әти-әниләре инвалид булган гаиләдән;
  • 2 бала- инвалид-бала.

Шулай ук 2-11нче  сыйныфта укучы  балалары булган  аз керемле 17 гаиләгә Зәй муниципаль район башлыгы, Попечительләр киңәшмәсе, микрорайон депутатлары, предприятие вәкилләре, укытучылар коллективлары ярдәмендә республика акциясе  кысаларында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия ярдәме күрсәтеләчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования