ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе
Хөрмәтле зәйлеләр! Кадерле хатын-кызлар, әниләр, әбиләр, апалар! Сезне язның беренче бәйрәме — 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.
6 март көнне “Энергетик” мәдәният йорты спорт залында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Өмет” клубының өлкән буын хатын-кызлары арасында спорт эстафетасы узды.

6
март, 2024 ел
чәршәмбе
Социаль фондның гражданнарның хезмәт эшчәнлеге турында төп мәгълүматлар тупланган мәгълүмат системасы Татарстанда картлык буенча пенсияләрнең күпчелеген бүген өстәмә гамәлләрдән һәм кеше тарафыннан раслаучы документлар тапшырмыйча дәүләт хезмәтләре порталында бер гариза буенча билгеләргә мөмкинлек бирә.
Бүген Зәй шәһәренең «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда район башлыгы Разиф Кәримов катнашында 5 яңа автобуска маршрутка чыгарга фатиха бирелде.
Бүген хакимиятнең зур залында Разиф Гали улы Кәримов рәислегендә дүртенче чакырылыш район һәм шәһәр Советы утырышы узды.
5 мартта Бөтендөнья әбиләр көне билгеләп үтелә. Бу дата уңаеннан Зәй комплекслы үзәгенең «Радость» социаль хезмәткәрләре үзләренең хезмәт алучылары өчен «Минем оныкларым – минем шатлыгым!» дигән әңгәмә үткәрделәр.

5
март, 2024 ел
сишәмбе
Кеше өчен хәтернең никадәр мөһим булуы һәркемгә аңлашыла. Аны киңәйтү һәм саклау мәсьәләсе һәрвакыт актуаль. Бигрәк тә психик тайпылышлары булган кешеләр төзәтүгә мохтаҗ. Шуңа бәйле рәвештә, психологлар, педагоглар арасында бу процесс өчен күп кенә инструментарийлар бар. Әмма күпләр беренче карашка гади күнегүләр белән теләгән нәтиҗәгә ирешеп булмый дип уйлый.
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, зоовет һәм агрофирма белгечләре белән берлектә авыл хуҗалыгы җирлекләрен карап чыкты.

4
март, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген “Ялта-Зәй” үзәгендә “СССРның атказанган спорт мастеры В.А.Бекасов призына” ТР чемпионатының чаңгы ярышлары буенча 2 нче туры узды.

28 февральдән 3 мартка кадәр Сыктывкарда чаңгы ярышлары буенча Россия беренчелеге узды. Татарстан җыелма командасы составында ярышларда Вәлиуллина Алина олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге мәктәп спортчысы чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International