ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Зәйдә “Яшүсмерләр арасында җинаятьчелеккә анализ, балигъ булмаганнар арасында сукбайлык һәм хокук бозуларны кисәтүдә профилактикалау системасы органнарының үзара хезмәттәшлеге” темасына “түгәрәк өстәл” үтте. Район башлыгы Разиф Кәримов катнашындагы әлеге чара яңа форматта “Энергетик” Мәдәният сараеның киңәшмәләр залында оештырылды.
Бүген Зәйдә район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында Зәй муниципаль районы Советының законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы буенча даими комиссиясе утырышы узды.
Бу көннәрдә Төркиядә “Кояш йорты - Төркия” дип аталган халыкара III балалар иҗат фестивале үтте. Анда Зәйдән “Энергетик” Мәдәният йорты каршында эшләп килүче Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге “Мирас” вокаль - хореография ансамбле дә катнашты.
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов үзенең эш көнен шәһәр предприятиеләре эшчәнлеге белән танышудан башлады. Зәй йөзен билгеләүче электр станциясе, “Мефро уилз Руссия - Зәй заводы” һәм “ТатЭК” ҖЧШләрендә булды, аларның һәркайсында предприятие җитәкчеләре белән очрашып, җитештерү цехларында эш барышы белән танышты.
Бүген хакимият бинасының кече залында Зәй муниципаль районы Советының бюджет- финанс мәсьәләләре, икътисади үсеш һәм муниципаль милек буенча даими комиссиясе утырышы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International