ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2018 ел
чәршәмбе
Гаилә гомер - гомергә яшәешнең башлангычы булды. Ул – кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге чыганагы. Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала.
Бүген Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре “Күчмә кадрлар бүлеге” чаралары кысаларында физкультура-сәламәтләндерү комплексында булдылар. Биредә физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Рәмис Мәүләвиев җитәкчелегендә “Барс”, “Зәй”, олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләре, “Яшьлек” боз сарае җитәкчеләре, кадрлар бүлеге хезмәткәрләре белән сөйләшүләр алып барылды.
Районыбызның тыл хезмәтчәне Минеева Марина Ивановна бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Мария Ивановна Сарсаз- Баграж авылында туып үскән, гомере буе төрле оешмаларда буяучы- сылаучы булып эшләгән. 6 баласы, 16 оныгы, 5 оныкчыгы бар.

Җәйге көннәр юлларны төзекләндерү һәм салу буенча иң уңайлы чор булып санала. Зәйдә юллардагы чокырларны ямау эшен «БлагоСтрой» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте башкара.

Район һәм шәһәр Сабантуйлары вакыты Татарстан Республикасы Президенты Указы белән расланды. Зәй делегациясенең 17 июньдә Алтай краеның Барнаул шәһәрендә узачак Сабантуеенда катнашуы сәбәпле, районда Сабантуй уздыру вакыты 2018 елның 23 июненә күчерелде.
Ай саен Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре белән төрле сораулар буенча киңәшмә үткәрә. Шундый утырышларның берсе 15 нче майда хакимияттә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International