ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2018 ел
җомга
Бүген районның социаль яклау идарәсе башлыгы Э.Г.Хүҗина Сарман районының Җәлил поселогы интернат йортында яшәүче хезмәт ветераны Татьяна Яковлевна Викторова янында булып, аны район башлыгы Р.Г.Кәримов исеменнән якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады.

Зәй районында сугыш ветераннарын олылау дәвам итә. Бәйрәм уңаеннан Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев өч ветеранга Россия Президенты В.В. Путин исеменнән котлау открыткасы һәм район башлыгы Р.Г. Кәримов исеменнән бүләк тапшырды.

Бүген хакимияттә район башлыгы Р.Г.Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль район Советының өченче чакырылыш 30 нчы утырышы үтте.
Шушы көннәрдә сугыш һәм хезмәт ветераны Тарасова Анна Михайловна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котлауда район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.В.Чапков һәм район мәдәният идарәсе автоклубы артистлары катнашты. Анна Михайловнага Россия Президенты В.В.Путинның котлау открыткасы һәм район башлыгы Р.Г.Кәримов исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.
11 майда шәһәр советы депутаты Е.В.Недошивина халыкны шәхси сораулары буенча кабул итәчәк. Кабул итү “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Зәй җирле бүлекчәсенең кабул итү бүлмәсендә, Зәй шәһәре,Чапаев урамы, 1 нче йорт адресы буенча (Үзәк китапханәдә бинасы) 15.00 -16.00 сәгатькә кадәр узачак. Алдан язылу өчен телефон: 8(85558) 7-30-94.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International