ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе
Районда социаль әһәмияткә ия булган объектларда республика программалары кысаларында алып барылучы төзелеш һәм төзекләндерү эшләре һәрдаим игътибар үзәгендә. Объектларны урынга чыгып тикшерү башкарылучы эшнең сыйфатын һәм үтәлү вакытын бәяләү мөмкинлеге бирә. 3 майда район башлыгы Р.Г. Кәримов район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, идарә башлыклары һәм белгечләре, подрядчылар белән берлектә төзелеп килүче шундый 8 объектта:
Шушы көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераны Тугачева Мария Ивановна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны туган көне белән район ветераннар Советы рәисе Н.И.Шипков һәм район мәдәният идарәсе артистлары котлады. Ветеранга Россия Президенты В.В.Путинның котлау открыткасы һәм район башлыгы Р.Г.Кәримов исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

29 апрельдә Калининград шәһәрендә каратэ буенча ачык халыкара турнир узды. Ярышларда Россиядән һәм чит илләрдән 400 дән артык спортчы катнашты. Анда Зәй районы данын Ревин Алексей Владимирович һәм Ревин Владимир Ивановичлар кул астында шөгыльләнүчеләр яклады.

Районда Җиңү көне уңаеннан ветераннарны бәйрәм белән котлау дәвам итә. Шушы көннәрдә Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина “Мирный” бистәсе территориаль җирле үзидарәсе рәисе М.С.Гәрәпшина һәм шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, Бөек Ватан сугышы ветераны Гәләүетдинов Шәүкәт Шәрәп улын, ветераннарның тол калган тормыш иптәшләре А.И. Данилова, С.Х.Саттарова һәм В.И.Чупахиналарны Җиңүнең 73 еллык бәйрәме белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International