ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2018 ел
чәршәмбе

Иске Зәйнең йөзен билгеләүче объектлар да бистәнең үзе кебек чал тарихлылар. Мәктәп тавының реконструкцияләнүе уңаеннан “Без тарихта эзлебез” проекты буенча чираттагы язмабыз халык китапханәсе оешу тарихы һәм аның үзгәрешләр кичереп бүгенге көнгә килеп җитүе турында.

Язгы-җәйге чорда янгын чыгу куркынычы икеләтә арта. Апрель-май айлары гадәттә чистарту айлары булып санала. Зур хәвеф-хәтәр килеп чыкмасын өчен барыбызга уяу булырга, алдан ук барлык янгын куркынычсызлыгы чараларын күрергә кирәк. Җыелган чүп-чардан арынуның иң гади юлы-ут белән яндыруны торак пунктлар территорияләрендә, урманнарда, предприятиеләр һәм шәхси йортлар яннарында катгый рәвештә башкарырга ярамый. Район янгын күзәтчелеге хезмәте янгын куркынычсызлыгы чараларын җиренә җиткереп үтәү кирәклеген һәрдаим искәртеп тора. Әмма иң зур әзерлек үзебездә, һәркем иң гади саклану чараларын белсен һәм үтәсен, ваемсыз булмасын иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International