ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2018 ел
җомга
Аксар китапханәсендэ барлык китап укучыларның яраткан шагыйре, әдибе, драматургы Ф.Яруллинның тууына 80 елга багышлап, әдәби- музыкаль кичә уздырылды. Кичә өчен “Язмышларга буйсынмас җан” исемле китап күргәзмәсе төзелде һәм аңа күзәтү ясалды. Шулай ук язучының иҗатына презентация күрсәтелде.
Якташыбыз - татар әдәбияты галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче, Татарстан һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов шушы көннәрдә ТР Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге премиясенә лаек булды.
9-10 февральдә Биектауда татарча көрәш буенча герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы тарафыннан оештырылган турнирның чираттагысы узачак. Анда район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге Зәй делегациясе дә катнаша. Турнирда көрәшчеләребездән Дмитрий Левашов, Рөстәм Сәлахов, Булат Гадершин, Линар Садыйков, Рамил Хисмәтуллин, Руслан Хәмидуллин, Илдар Хәмитов, Радик Сәлахов, Сергей Павлик, Рамил Фаршатов, Нияз Җамалиев һәм башкаларның көч сынашуы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International