ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе
1 февральдә депутатлар кабул итүе төбәк атналыгы кысаларында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хайруллин гражданнарны кабул итә. Депутатка соравы булучылар үзәк китапханәдә урнашкан “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлеге җәмәгать кабул итү бүлмәсенә көндезге сәгать 2 дән 4 кә кадәр килә ала. Белешмәләр өчен телефон:7-30-94

Бүген, 2017 елның 30 нчы гыйнварында Алма-Атада  Бөтендөнья кышкы Универсиадасы старт алды. Ярышларның беренче көнендә спортчылар 5 һәм 10 чакрымга классик стильдә ярыштылар. Хатын-кызлардан Лилия Васильеваның (Россия, Удмуртия Республикасы) нәтиҗәсе 12.8 секунд, икенче урында Анна Нечаевской (Россия,Татарстан) 13.3 секунд, өченче урында Анна Шевченко (Казахстан)15.2 секунд, 5 нче урында Ксения Малеванная, 33.6 секунд, 7 нче урында Мария Давыденкова 38.8 секунд, 8 нче урында Ольга Репницына 51 секунд, 15 нче урында Оксана Главатских 1 минут һәм 8 секунд нәтиҗәләрен күрсәттеләр. Иртәгә, 31 гыйнварда ирекле стильдә узачак ярышларда безнең спортчылар дистанциягә беренче һәм икенче номерлы язу белән китәчәкләр.

Бүген балалар иҗат йорты базасында Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.В.Чапков катнашуында, мәгариф идарәсенең аттестация комиссиясе утырышы узды. Аттестациядә мәгариф учрежденияләренең 53 җитәкчесе катнашты. Анда катнашучылар үзләренең «директор», «мөдир» вазыйфалары квалификацияләренә туры килүләрен тагын бер кат расладылар.
Мәгариф идарәсенең 2016-2017 елларга төзелгән эш планы буенча, 3 һәм 4 башлангыч сыйныфлар да белем алучы талантлы балаларны ачыклау максатыннан, олимпиадалар үткәрелә башлады. 27 нче гыйнварда районыбызның татар гимназиясендә 3 сыйныф балалары өчен татар теле буенча олимпиада үтте. Анда 26 бала катнашты. Җиңүчеләр арасында( рус теле төркеме балалары арасыннан) 1 нче мәктәп, (татар төркеме балалары арасыннан ) 6 нчы мәктәп һәм (милли мәктәпләр арасыннан) татар гимназиясендә укучылар җиңүче дип табылды.
"Алтынчәч" балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендәге тәрбиячеләр өчен "Фольклор бәйрәмнәре - балаларны халык мәдәниятенә якынайту чарасы "темасына багышланган төбәк семинары үтте. Кунаклар барлык якын-тирә районнардан чакырылган иде. Әлмәт, Тукай, Түбән Кама районнары тәрбиячеләре үзләренең тәрбия эшләре буенча тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Үз чиратында, оештыручылар семинарда катнашучыларны үзләренең үзенчәлекле эш юнәлеше белән кызыксындырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International