ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе
Бүген район башлыгы Р. Г. Кәримов прокуратура органнарында эшләүчеләр белән очрашты һәм аларны һөнәри бәйрәмнәре- Россия Федерациясе прокуратура хезмәткәрләре көне белән котлады. Чара барышында озак еллар прокуратура органнарында хезмәт куйган Зәй шәһәре прокуроры урынбасары , юстиция киңәшчесе Ю.В.Мухановка, Зәй шәһәре прокуроры ярдәмчесе, кече юстиция киңәшчесе А.Ө. Абдуллиналарга Зәй муниципаль районы башлыгы Мактау грамоталары тапшырылды.
Районда сөт җитештерү буенча “Нива” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте алдынгылар рәтендә: биредә тәүлек савым 9900 литр тәшкил итә, бер сыердан 19,8 литр сөт савыла. Бүгенге көндә ширкәттә 500 баш савым сыер бар. “Нива”ның товарлыклы-сөтчелек комплексы республика программасы буенча төзекләндерелде.

Бүген Зәй муниципаль районы Советы , Башкарма комитеты , "Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы”,"Шатлык"халыкка хезмәт күрсәтү үзәге, "Мәшгульлек үзәге", спорт мәктәпләре, яшьләр эшләре һәм физик культура, спорт һәм туризм идарәсе профсоюз оешмалары рәисләренең эшлекле киңәшмәсе булды. Киңәшмә барышында 2016 елда эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясалды, 2017 елга эш планы каралды. Алдагы елда барлык профсоюз оешмаларының членнары белән берлектә чаралар үткәрү турында сөйләшү булды. Киңәшмәне республика профсоюзларының Зәй муниципаль районы буенча ышанычлы вәкиле Е.В.Недошивина алып барды.

Бүген, якын киләчәктә Зәй җирлегендә җиткерелергә планлаштырылган объектларның мәйданчыклары каралды. Район башлыгы Р.Г.Кәримов, район һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчеләре, аларның урынбасарлары һәм шәһәрнең баш архитекторы төзелеш буласы урыннарны җентекләп карадылар. Сүз шәһәребезнең 4 нче микрорайонында урнашачак 45 фатирлы йорт, Мирный бистәсенең Пионер урамында төзеләчәк авыл хуҗалыгы һәм промышленносте паркы турында барды. Чара барышында күп кенә мәсьәләләргә ачыклык кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International