Заводта хезмәткәрләрне профилактикалау өчен тулы күләмдә чаралар күрелгән

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Заводта вирус йогышын профилактикалау өчен тулы күләмдә чаралар күрелгән. Предприятие җитәкчелеге коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатында Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык мөмкин булган чараларны да үти. Бу хакта заводның хезмәтне саклау бүлегендә хәбәр иттеләр. Керү юлында ук һәр кешенең температурасын үлчиләр. Тән температурасы югары булган кешеләр ашыгыч ярдәм килгәнче изоляция өчен махсус бүлмәләргә урнаштырыла. Эш көне дәвамында завод хезмәткәрләре битлекләрне өч сәгать саен алыштыра. Завод ашханәсендә һәр өстәл аерым урнаштырылган, хезмәткәрләр хезмәттәшләреннән аерым ашыйлар. Ашханәгә кергәндә, шулай ук холлларда, коридорларда кулларны эшкәртү өчен дозаторларда антисептиклар бар. Моннан тыш, предприятие биналарында идәннәрне еш юалар һәм өслекләрне эшкәртәләр. Чит ил делегацияләренең визитлары вакытлыча туктатылды. "Аккорайд Уилз Руссиа" заводында мондый чараларны кирәк дип саныйлар, чөнки заводта җитештерү процессын читтән торып эшләү режимына күчерү мөмкин түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International