Зәйдә «Безгә тынычлыкны сакларга васыять ителгән»- район үзешчән иҗат фестивале дәвам итә

2020 елның 14 феврале, җомга
Зәй муниципаль районында Россия Федерациясендә Җиңүнең 75 еллыгы һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Безгә тынычлыкны сакларга васыять ителгән» район үзешчән иҗат фестивале дәвам итә. Имәнлебаш һәм Югары Шепкә авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре жюри әгъзалары һәм тамашачылар игътибарына үзләренең концерт программаларын тәкъдим иттеләр. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар иң яхшы концерт номерлары аша фестиваль темаларын ачтылар һәм авыл халкына лаеклы ял да бүләк иттеләр. Шунысы куанычлы, чарада төрле буын вәкилләре катнаша, өлкәннәр белән беррәттән кечкенә балалар да сугыш чорының барлык авырлыкларын һәм туган республикабызны аякка бастыруның барлык кыенлыкларын аңлыйлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International