Үзәк китапханәдә «Кадерле дус кызларым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция үтте

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Һәр халыкның онытмый торган вакыйгалары һәм даталары бар. Шундый даталарның берсе - Бөек Ватан сугышы. Сугыш тарихында аерым битләр бар - алар сугыштагы хатын-кызга багышланган. 23 гыйнварда С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә Җиңү юбилее елында «Надежда» клубы әгъзалары һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасы әгъзалары җыелды. Алар өчен «Кадерле дус кызларым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция үткәрелде. Чарада катнашучылар сугыш вакытында хатын-кызларның бөек батырлыгы турында белделәр. Илебез хатын-кызлары кылган батырлыкка лаеклы сүзләр табу авыр. Аларның хезмәтләрен гадәти чара белән үлчәп булмый, алар мәңге халык хәтерендә. Кич буе җырлар яңгырады, сугыш турында фильмнардан өзекләр күрсәтелде.  Чара ахырында барлык катнашучылар һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International