Зәй районы авыл мәктәпләрендә һөнәри юнәлеш бирүче чаралар дәвам итә

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

21 гыйнварда Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге белгече Поручик төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче әңгәмә үткәрде. Чарада 16 укучы катнашты. "Мәшгульлек үзәгенә эш эзләү максатыннан гына түгел, ә һөнәрләр турында мәгълүмат алу өчен дә мөрәҗәгать итәргә була. Без сезгә туры килердәй юнәлеш сайларга, үзегезне аңларга, үз һөнәри осталыгыгызны белергә ярдәм итәчәкбез», - дип сөйләде укучыларга Ләйсән Бәһәветдинова.Чара барышында профконсультант укучыларга Зәй районының хезмәт базары торышы, кирәкле һөнәрләр, "Россиядә эш" порталы мөмкинлекләре турында сөйләде. Укучылар өчен аларның һөнәри юнәлешен билгеләү буенча тест үткәрелде. Шулай ук балалар белгечкә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International