Район авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланды

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе
Бүген Югары Мәлем һәм Поповка авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары узды. Район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов авыл халкын районның 2019 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга куелган бурычлары белән таныштырды. Авыл җирлекләре башлыклары Ф.Н. Николаева һәм И. Ә. Әмирханов 2019 елда авыл җирлекләрендә башкарылган эшләр турында хисап тоттылар һәм 2020 елга бурычларын билгеләделәр. Җыенда шулай ук районның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга куелган бурычлары, авыл җирлекләрендә оператив хәл, Зәй муниципаль районында сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү һәм «Сәламәтлек саклау елы»нда планлаштырылган чаралар турында мәгълүматлар тыңланды. Авыл халкына, тормыш-көнкүрешен тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләренә үзләрен кызыксындырган сораулар белән турыдан-туры мөрәҗәгать итү мөмкинлегедә дә булды. Поповка авыл җирлегендә элемтә һәм интернет сыйфатын яхшырту мәсьәләсе күтәрелде. Авыл җирлекләренең актив кешеләре Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International