Зәйдә православие дине тотучылар Качману бәйрәменә әзерләнә

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Зәй районында быел да әйләнеп үтү юлында урнашкан изге чишмәдә купель булдыру планлаштырыла. Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнилович Хафизов Качману бәйрәмен оештыру буенча эшлекле киңәшмә үткәрде. Быел районда изге чишмә янында- православие йоласы өчен махсус билгеләнгән урында бер купель урнаштыру планлаштырыла. Бирегә килүчеләр чишмәдән изгеләндерелгән су ала һәм купельга чума алачаклар. Район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов инициативасы белән биредә православие динендәгеләргә тагында уңайлырак шартлар булдырылды. Машиналар йөрү юлы белән янәшәдә эскәмияле агач түшәмә ясалган, чишмәгә төшә торган җирдә уңайлы тимер баскыч бар. Аска таба төп мәйданда агач купель корылган, аның янәшәсендә ике кабина урнаштырылган, анда киенергә була. Шулай ук киенү өчен ир-атлар һәм хатын-кызларга аерым-аерым ике автобус биреләчәк. Бәйрәмнең рәсми өлеше 19 гыйнварда 11 сәгатьтә район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов катнашында үтәчәк. Бу көнне районның барлык чиркәүләрендә келәүләр узачак һәм су изгеләндереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International