Зәйдә билбау көрәше буенча Дөнья чемпионын хөрмәтләделәр

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе
Бүген аппарат киңәшмәсендә билбау көрәше буенча 31 октябрьдән-2 ноябрьгә кадәр Казанда узган Дөнья чемпионаты җиңүчесе Салихова Регина Равил кызына 20000 сумлык сертификат тапшырылды. Район башлыгы Разиф Кәримов аның тренеры- Салихов Равил Фаил улына чемпионны әзерләгән өчен 10 000 сумлык сертификат тапшырды. Салихова Регина Равил кызы өч тапкыр дөнья чемпионы, биш тапкыр дөнья чемпионаты призеры, унбер тапкыр Россия чемпионаты җиңүчесе, Россия чемпионатының бронза призеры, ике тапкыр Россия Кубогы иясе, Россия Кубогының көмеш һәм бронза призеры, ирекле көрәш буенча ике тапкыр Идел буе федераль округы чемпионы, 19 тапкыр билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы чемпионаты җиңүчесе һәм чемпионы, ирекле көрәш буенча Россия яшьләр спартакиадасының көмеш призеры, 13 тапкыр ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионы, самбо һәм дзюдо буенча Татарстан Республикасы чемпионы исемнәрен яулаган шәхес.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International