28 - 30 ноябрьдә Казанда ТР муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика, йөзү, шахмат, бадминтон, өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Аларда Зәй муниципаль хезмәткәрләре командасы да катнашты. Гомуми нәтиҗәләр буенча Зәй командасы үз төркемендә республикада III урынны яулады.