Зәйдә Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы узды

2019 елның 8 ноябре, җомга

Бүген "Энергетик" мәдәният сараенда Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Залда РФ Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары, аларның якыннары, шулай ук рәсми затлар катнашты. Бүгенге көндә Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегендә 143 хезмәткәр эшли. Җитәкчелекне һәм шәхси составны һөнәри бәйрәмнәре белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов котлады. Үз чыгышында ул полиция хезмәткәрләренә хезмәт бурычларын намус белән үтәгәннәре, җәмәгать тәртибен саклаганнары, шәһәр һәм район халкының иминлеген тәэмин иткәннәре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бүлекнең иң яхшы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләренә, район җитәкчелегенең мактау грамоталарына һәм рәхмәт хатларына лаек булдылар. Эчке эшләр органнары ветераннары да игътибардан читтә калмады. Кунакларга бәйрәм кәефен үзешчән сәнгать артистлары тагын да өстәде. Бәйрәм хөрмәтенә «Энергетик» мәдәният сараеның «Мирас», «Каприз», «Тылсым», «Русская душа» һәм аерым башкаручылар иҗат коллективлары иң яхшы номерларын бүләк иттеләр. Шулай ук бәйрәм кунаклары алдында балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары чыгыш ясады. Зал, полиция хезмәткәрләренең үз иҗади номерларын аеруча җылы һәм көчле алкышлар белән каршы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International