Зәйдә авыл җирлекләре башлыклары катнашында семинар узды

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Югары Мәлем авыл җирлегендә Зәй муниципаль районының авыл җирлекләре башлыклары катнашында семинар узды. Семинар эшендә район башлыгы вазифаларын башкаручы Валерий Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Семинарның пленар өлешенә кадәр анда катнашучылар Югары Мәлем авылында республика программасы буенча эшләнгән юлны, А.Р. Ганиевның  мини-фермасын карадылар, Бөек Ватан сугышы һәйкәле янында һәм гомуми белем бирү мәктәбендә булдылар. Семинарның пленар өлеше авыл мәдәният йортында узды. Кереш сүз белән җыелучыларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов мөрәҗәгать итте. Җирле үзидарә органнары эше турында Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Фәнзия Николаева сөйләде. Шулай ук 2019 елда авыл җирлекләрендә үзара салым буенча эшләрнең барышы, кышкы чорда юлларны карап тоту, 2019 елның 3 кварталына аерым күрсәткечләр буенча авыл җирлекләре эшчәнлегенә нәтиҗә ясау, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, муниципаль милекне рәсмиләштерү, зират җирләре һәм ихтыяҗ булмаган җир кишәрлекләре буенча эш алып бару, авыл җирлекләренең спартакиадада катнашуы һәм 2019 елда авыл җирлекләрендә экология икеайлыгы турында мәсьәләләр каралды. Семинарга район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International