Дөньякүләм «Татарча диктант» белем бирү акциясе

2019 елның 19 октябре, шимбә

Бүген Зәй муниципаль районы Дөньякүләм «Татарча диктант» белем бирү акциясенә кушылды. 4нче урта гомуми белем мәктәбе мәйданчыгында 100дән артык кеше катнашты. Акциянең  максаты: татар әдәби телен куллану һәм татарча дөрес язуга игътибарны арттыру, телгә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү. Өлкән яшьтәге абый-апалар, әти-әниләр, укытучалар һәм мәктәп яшендәге балалар татарча «Мин кулыма китап алам» исемле диктант яздылар. Диктант текстының авторы – халык шагыйре Роберт Миңнуллин. Текст уртача авырлыкта, тиңдәш кисәкләр, теркәгечләр һәм кисәкчәләр белән катлауландырылган булуга карамастан, катнашучылар, дулкынлануларын җиңеп, диктантны язып чыктылар. Нәтиҗәләр утыз көннән билгеле булачак. Киләсе елга туган телебезгә битараф булмаган якташларыбызның сафлары артыр дип уйлыйбыз. Шул максат белән диктант язу мәйданчыкларының санын күбәйтү күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International