С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә “Безнең заман герое” дип исемләнгән әдәби кичә узды

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе
15 октябрьдә шәһәребезнең С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәсендә рус шагыйре һәм драматург М.Ю.Лермонтовның тууына 205 ел тулуга багышланган “Безнең заман герое” дип исемләнгән әдәби кичә узды. Бирегә шәһәребезнең 7 нче мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары чакырылган иде. Кичәдә М.Лермонтовның тормыш юлы һәм күпкырлы иҗаты турында сөйләнде. Аның шигырьләренә күп җырлар, романслар, опера, симфония әсәрләре язылган. Лермонтов нәселе Шотландиядән чыккан. Ике дуэльда катнашкан, икенче дуэльда Пятигорск шәһәрендә Мартынов тарафыннан үтерелгән. Лермонтовның иң мәшһүр әсәрләре: "Бородино", "Герой нашего времени", "Демон", "Маскарад", "Мцыри", "Думы". Укучылар кичәдә аның шигырьләрен укыдылар, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турындагы китап күргәзмәсе белән таныштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International