Зәйдә аппарат киңәшмәсе узды

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе
4 октябрь көнне хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г.Кәримов җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе узды. Аппарат киңәшмәсенең көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән иде: райондагы оператив хәл, авыл хуҗалыгы, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, «Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең 2019 елның 9 аендагы эше һәм 2019 елның калган чорына планнары турында. Шулай ук 2019 елда өлкән халыкны диспансерлаштыру һәм вакцинацияләү, 2019 елда цифрлы телевидениегә күчү, янгыннарны профилактикалау һәм авыл җирлекләрендә газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары, предприятие, оешма һәм учреждениеләр территорияләрендә өмәләр оештыру турында контроль мәсьәләләр тыңланды. Барлык сораулар контрольгә алынды. Аппарат киңәшмәсенә район башлыгы Р.Г.Кәримов йомгак ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International