Зәйдә “75 мәрхәмәтле эш” акциясе старт алды

2019 елның 13 сентябре, җомга
Зәй районы мәдәният идарәсе, агымдагы елда үтүче “Мәдәният елы” кысаларында "75 мәрхәмәтле эш” дип аталган үзенчәлекле акция игълан итте.Аның кысаларында бу көннәрдә шәһәр урамнарына урнаштырылган махсус стендлар буялып тәртипкә китерелә. Ленин, Комсомол, Никифоров, Нефтьчеләр, Төзүчеләр урамнарында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган сурәтләр төшерелгән стендларны мәдәният идарәсе хезмәткәрләре буяп яңарталар. Мәдәният идарәсе башлыгы Светлана Ревина белдерүенчә, бу акция киләсе елда зурлап билгеләп үтеләчәк Җиңүнең 75 еллыгын каршылау максатын да куя. Алга таба әлеге стендларга районыбызда яшәүче, инде аз калып баручы Бөек Ватан сугышы ветераннары фотосурәтләре урнаштырылачак. - Стендларда урын алачак фотосурәтләр циклын “Солдат язмышы” дип атарга телибез. Аның мәгънәсе шунда: өлкән яшьтәге ветеран көзгегә карап, анда үзенең яшьлеген күрә, шанлы елларга шул рәвешле күз сала, язмыш сукмакларын хәтерендә яңарта. Әлбәттә инде һәр стендта “Җиңүгә-75 ел” дигән лозунг та урын алачак. Шулай итеп зәйлеләргә, районыбыз кунакларына Бөек Ватан сугышы ветераннарын танып белү мөмкинлеге тудырыла, - диде Светлана Юрьевна. Бүгенге көндә районда 16 Бөек Ватан сугышы ветераны исәпләнә. Хәзер аларның һәрберсенең фотосурәтләрен туплау эше оештырыла. Моннан тыш, мәдәният идарәсе хезмәткәрләре Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан һәр ветеранның йортына барып агитбригада концертлары оештырырга да ниятлиләр. Ветераннарыбыз белән аралашып, аларга хуҗалык-йорт эшләрендә ярдәм итү планы да бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International