Зәй мәшгульлек үзәге мәктәпләрдә һөнәри юнәлеш сайлау буенча чаралар уздыра

2019 елның 13 сентябре, җомга
Киләчәк һөнәрне сайлауда ярдәм итү, мәктәп укучыларының хезмәт турындагы белемнәрен арттыру, эшче һөнәрләрне һәм инженер белгечлекләрен популярлаштыру. Зәй белем бирү учреждениләрендә гамәлгә ашырылучы һөнәри юнәлеш буенча чаралар кысаларында шундый бурычлар үтәлә. Мәшгульлек үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Ольга Лаптева “БИНК “ социаль-эшлекле клуб белгечләре белән берлектә шәһәрнең берничә мәктәбендә булды һәм 9 нчы сыйныф укучылары белән очрашты. Һөнәри юнәлешне ачыклау буенча тест уздырудан тыш, алар укучыларга һөнәр сайлауның мөһимлеге, район икътисады үзенчәлекләре һәм кадрлардагы кытлык турында сөйләде. - Безнең максат – яшьләрдә икътисадның реаль секторында ихтыяҗ булган һөнәрләрне сайлауга өндәү, хезмәт базрындагы ихтыяҗдан чыгып, киләчәк һөнәрне сайлауда ярдәм итү, - дип белдерә Ольга Лаптева. Уку елы башланганнан бирле Зәйдә һөнәри юнәлеш буенча чараларда биш йөздән артык бала катнашты. Алга таба әлеге чаралар авыл мәктәпләрендә дә уздырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International