Зәйдә юбилярларны хөрмәтләделәр

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе
11 сентябрь көнне Зәй шәһәренең Никифоров һәм Төзүчеләр урамында яшәүче Краснов Валентин Петрович һәм Захарова Зинаида Григорьевна 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Юбилярларны өйләренә барып, Зәй шәһәр башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина котлады, аларга Россия Президентының рәхмәт хатын, Шәһәр башлыгы Р.Г.Кәримов исеменнән бүләк тапшырды. Район Мәдәният йорты Автоклуб хезмәткәрләре тарафыннан әйтелгән изге теләкләр һәм матур җырлар юбилярлар күңеленә хуш килде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International