Зәй районы кырларында шикәр чөгендерен җыю югары темплар белән бара

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе
Район басуларында шикәр чөгендере казуның иң кызган чагы. Һава торышы шартлары белән бәйле рәвештә "Ропа Тигр" маркалы 12 чөгендер җыю комбайны бер сменада, төнге вакытта эшли. Фирма культурасы барлыгы 9337 гектарда үстерелгән. 10 сентябрьгә шикәр чөгендере 1835 га мәйданда казылган, бу планның 20% ын тәшкил итә. 88 мең 998 тонна татлы тамыр җыелган. Фирма культурасының уңышы сөендерә, бүгенге көндә уртача уңыш гектарыннан 485 центнер тәшкил итә. Шикәр заводы 159 мең тоннадан артык шикәр чөгендере кабул итте, шуның 73мең 458 тоннасы Зәй районы агрофирмаларыннан. Бүгенге көндә шикәр заводы максималь җитештерүчәнлеккә чыкты-тәүлегенә 8000 тонна шикәр чөгендере эшкәртә. Шикәр заводы тарафыннан 110 мең 733 тонна чимал эшкәртелгән, 12 мең 486 тонна шикәр комы алынган. Шикәрчелек-16,09 %. 15 сентябрьдә аграрийлар тәүлек буе шикәр чөгендере казуга керешәчәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International