Гражданнар проблемаларны «Халык контроле»нә җиткерә ала

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе
Төрле проблемалар килеп чыгу турында кешеләр “Халык контроле”нә хәбәр итә алалар, шулай ук башкарма власть, җирле үзидарә органнарына булышлык итәргә мөмкиннәр. Элеге гамәлдәге системаның бер категориясе булып, “Исерткеч эчемлек һәм составында спирт булган продукция сату кагыйдәләрен бозу” тора. Аның башкаручысы - ТР дәүләт алкоголь инспекциясе.Түбәндә китерелгән кагыйдә бозулар күзәтелгәндә гаризалар карала: -кичке сәгать 10нан иртәнге 10га кадәр исерткеч продукция сатылганда; -сыйфатсыз яисә куллану вакыты чыккан продукция сатылганда; -“ике билгеләнештә” спирт кушылган сыеклыклар сатылганда. ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы кагыйдә бозулар турында хәбәр урнаштырганда, мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирергә тәкъдим итә. Проблеманы җентекләп язудан тыш, анык урынын, проблеманың асылын, касса чегын теркәп, сатучы оешманың исемен күрсәтү зарур. ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International