Район агитбригадасы урып-җыю эшчеләрен яңа хезмәт уңышларына өнди

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре урып-җыю кампаниясе чорында авыл хезмәтчәннәренә, алдынгыларга ярдәм итү һәм аларны яхшы кәеф белән баету максатыннан күчмә концертлар оештыралар. Алар үзләренең җырлары белән механизаторларның кәефен күтәрергә һәм хезмәт рухын сакларга тырышалар. 2019 елның 21 августында автоклуб артистлары Сарсаз-Баграж бүлекчәсе хезмәткәрләрен үз чыгышлары белән сөендерделәр, кыска вакытлы ял вакытында, шатлык һәм аралашу минутлары бүләк иттеләр.Бүген биредә В. Трофимова, Р.Кузьмина, Н. Бухаров һәм О. Трофимова башкаруында матур җырлар яңгырады. Урып-җыючылар концерттан уңай энергия, күңел күтәренкелеге һәм яңа хезмәт казанышлары өчен көч алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International