Зәйдә хезмәтне саклау буенча Координацион совет киңәшмәсе үтте

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А. Нифатов "Җитештерү травматизмы"дигән темага хезмәтне саклау буенча Координацион совет киңәшмәсен үткәрде. Утырышта хезмәтне саклау буенча Координация советы әгъзалары һәм предприятиеләр вәкилләре катнашты. Мәгълүмат белән "Зәй крекер" кондитер фабрикасы ҖЧҖнең хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча инженеры Е.А. Яхина, "Аккурайд Уилз Руссиа" ҖЧҖнең хезмәтне саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгы төркеме җитәкчесе Р. Г. Рамазанов, «Зәй-түбә» ҖЧҖ директоры Ф. Ф. Хәйруллин чыгыш ясадылар. Киңәшмәдә җитештерүдәге имгәнүләр һәм производствода хезмәтне саклауның торышы мәсьәләләре буенча мәгълүмат тыңланды. Координация советы эше барышында хезмәтне саклау өлкәсендәге законнарны тайпылышсыз үтәү буенча тәкъдимнәр бирелде. Утырышка Николай Нифатов йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International