Зәй командасы футбол буенча Татарстан беренчелегенең календарь уенында җиңү яулады

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе
21 август көнне Яр Чаллы шәһәренең «Строитель» стадионында 2007 елда туган яшүсмерләр арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең «Б» дивизионы буенча календарь уены узды, анда Зәй шәһәренең «Барс» командасы һәм Яр Чаллы шәһәренең «Строитель» командасы очрашты. Очрашу Зәй муниципаль районы командасының 1:0 исәбе белән җиңүе белән тәмамланды. Команданың тренеры Бикмеев Ринат Рәис улы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International