Яңа шәһәр микрорайонында гражданнар җыены узды

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

21 августта «Яңа шәһәр» микрорайонында район башлыгы Р.Г. Кәримов, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Н.В.Нефедов, шәһәр һәм район предприятиеләре һәм хезмәтләре җитәкчеләре катнашында гражданнар җыены булды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов җыелганнарга районның беренче яртыеллыгындагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе А.В. Петров Зәй шәһәрен төзекләндерү һәм үстерү эшләре барышы белән таныштырды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге башлыгы А.Н. Фәсхетдинов микрорайонның оператив хәле турында сөйләде, гражданнарны закон һәм тәртип сакларга, мошенниклардан сакланырга, аеруча өлкән яшьтәге кешеләргә игътибарлы булырга чакырды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка Кандидат Н. В.Нефедов «Безнең ишегалды» партия проекты буенча чыгыш ясады. Җаваплы җитәкчеләр халык сорауларына төгәл җаваплар бирделәр. Халык җыенына Р.Г. Кәримов йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International