Зәйдә укытучыларның август конференциясе узды

20 август 2019 ел., сишәмбе
2019 нчы елның 20 нче августында Зәй муниципаль районы мәгариф системасы хезмәткәрләренең «Тәрбия һәм белем бирү сыйфатын күтәрү өстенлекләре нигезендә Зәй муниципаль районы мәгариф системасын модернизацияләү» темасына август конференциясе узды. Конференциядә узган уку елына йомгак ясалды, Зәй районында мәгариф үсеше перспективалары билгеләнде. Аның эшендә район башлыгы Р. Г. Кәримов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы Л.С. Әмирова, Казан федераль университетының Алабуга филиалы директоры Е.Е. Мерзон, Яр Чаллы университетының өстәмә белем бирү буенча ректорат каршындагы киңәшче Л.М. Галиев, ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат, "РИТЭК" ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Н.В. Нефедов катнашты. "Энергетик" мәдәният йорты мәйданында кунаклар фотокүргәзмәләр, театрлаштырылган куелышлар, белем бирү оешмаларының өстәмә белем бирү эшен тәкъдир итү белән таныштылар. Белем бирү эшчәнлеген үстерүгә зур өлеш керткән һәм мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен 64 педагог бүләкләүгә лаек булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования