Зәйдә “Эш бирүче көне” узачак

20 август 2019 ел., сишәмбе
3 сентябрь көнне сәгать 10да Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәгендә “Эш бирүче көне” узачак. Чарада Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге вәкилләре катнашачак. Эшсез һәм эш эзләүче гражданнарга 6 вакансия буенча 18 эш урыны тәкъдим ителәчәк. Эш бирүчеләр хезмәт шартлары белән таныштырачак. Эш эзләүчеләргә анкеталар тутырып, әңгәмә узу һәм тәкъдим ителгән вакансияләр буенча кирәкле мәгълүматны алу мөмкинлеге тудырылачак. Ярминкә Зәй шәһәре, Нефтьчеләр проспекты, 37б йорты адресы буенча узачак. Төгәлрәк мәгълүматны 8(85558)7-15-43 телефоны аша алырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования