Иске Маврин авыл җирлегендә халык җыены узды

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

Бүген Иске Маврин авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыенда район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев һәм Зәй шәһәре хезмәтләре вәкилләре катнашты. Җыенда катнашучылар В.Г. Акатьевның Зәй муниципаль районының 2019 елның 1 яртыеллыгындагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм калган чорга бурычлары турындагы чыгышын тыңладылар. Авыл җирлеге башлыгы В.М. Михайлова чыгышының төп моментлары булып, Татарстан Республикасы программасының биш ел гамәлдә булуы дәверендә, гражданнарның үзара салым программасы буенча башкарылган эшләре һәм үзмәшгуль гражданнар эше турында хисабы булды, киләчәккә планнар һәм бурычлар билгеләнде. Көн тәртибе буенча шулай ук авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү, йорт хайваннары авыруларын профилактикалау мәсьәләләре каралды. Авыл җирлекләрендәге оператив хәл турында мәгълүматны участок уполномоченные Г.Ю. Михайлов җиткерде. Авыл җирлеге гражданнары авыл халкын сыйфатлы су белән тәэмин итү, урамга вак таш җәю, үзәк урамындагы күпфатирлы йортларда канализация системасын һәм түбәне ремонтлау кебек сораулар бирде. Барлык сораулар да район җитәкчелеге контроленә алынды. Халык җыенына район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International