Алдынгы комбайнчылар район башлыгы Р.Г.Кәримов кулыннан премияләр алдылар

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

14 августта Зәй районы башлыгы Р.Г.Кәримов район авыл хуҗалыгы формированиеләрендә булды, әлеге чарада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, агрофирмалар һәм район ветеринария берләшмәсе белгечләре дә катнашты. Шулай ук терлекчелек биналарына, механик остаханәләргә, машина-трактор паркларына капиталь ремонт ясау мәсьәләләре буенча, "Агрокөчләр" АҖ вәкилләре - генераль директорның төзелеш буенча урынбасары Вәлиев Руслан Рәүф улы һәм "ЭНКИ" ҖЧҖ проекты җитәкчесе Ларионов Никита Сергеевич чакырылган иде. Чарада катнашучылар “Чыбыклы” һәм “Кадер” җитештерү комплексларында көзге бодай суктыру комбайннарының эш барышы белән таныштылар. Районда бөртеклеләрне җыю дәвам итә. Конкурсның 1 этабы нәтиҗәләре буенча бүген алдынгы механизаторлар район башлыгы кулыннан акчалата премиягә сертификатлар алдылар. Конкурс дәвам итә һәм аңа нәтиҗәләр һәр атнада ясалачак. Шулай ук алар "Аксар" һәм "Кадер" җитештерү комплексларында машина – трактор паркын ремонтлау барышы белән таныштылар. Ремонтлана торган объектлар билгеләнгән вакытта файдалануга тапшырылырга тиеш. Сәфәрдә катнашучылар терлекчелек объектларында булырга да өлгерделәр. “Чыбыклы”, “Куш-Елга", "Әхмәт", "Дурт-Мунча" сөт- товарчылык комплексларында сөт җитештерү буенча технологик процессларның үтәлеше, киләчәктә сөт җитештерү, эре мөгезле яшь терлекләр үстерү, сенаж салу барышы белән таныштылар. Мөгезле эре терлек сату һәм эре мөгезле яшь терлекләрне тоту мәсьәләләре буенча кисәтүләр дә ясалды. Сөт җиһазларының тиз искерә торган детальләрен график нигезендә алмаштырырга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International