Мирный бистәсе мәдәният йортында "Печенье көне" күңел ачу чарасы узды

2019 елның 14 августы, чәршәмбе
13 август көнне Мирный микрорайоны мәдәният йорты фойесында «Печенье көне» дип исемләнгән күңел ачу программасы булып узды. Максаты: балаларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштыру, балаларда танып-белү һәм уен программасы аша уңай халәт булдыру, бер-берсенә карата дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү. Көннең салкын булуына карамастан, татлы, тәмле бәйрәм барлык катнашучыларда да җылы, дустанә халәт тудырды. «Печенье көне» барлыкка килү тарихы белән танышканнан соң, балалар конкурсларда катнаштылар, тематик табышмакларга җавап бирделәр, күзләрен бәйләп печенье татып карадылар, тәмле аш-су төрләрен әйттеләр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар, ата-аналар белән әйлән-бәйлән уйнадылар. Печенье бәйрәме күңелле һәм җанлы үтте, балаларга да, ата-аналарга да шатлык алып килде! Барлыгы 20 кеше катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International