Аксар һәм Югары Шепкә авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды

2019 елның 13 августы, сишәмбе

 Аксар һәм Югары Шепкә авыл җирлекләрендә район башлыгы Р. Г. Кәримов катнашында халык җыеннары узды. Очрашуда район башлыгы авыл җирлекләре халкын районның 2019 елның беренче яртыеллыгындагы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды. Шулай ук авыл җирлекләрендә яшәүчеләр алдында «Бердәм Россия» партиясеннән Зәй бер мандатлы 38 нче сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Н.В. Нефедов чыгыш ясады. 2019 елның беренче яртыеллыгында авыл җирлекләре гражданнарының үзара салымы буенча эш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга куелган планнары турында Аксар һәм Югары Шепкә авыл җирлекләре башлыклары Ю.И. Гыйльманов һәм А. Х. Ишматов сөйләделәр. Авыл җирлекләрендәге оператив хәл турында мәгълүмат белән, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча участок бүлеге башлыгы урынбасары В.Н. Попов таныштырды. Авыл халкы автобус тукталышы урнаштыру, шәхси ярдәмче хуҗалык өчен салам һәм ашлык бүлеп бирү, сукбай этләр буенча чаралар күрүгә кагылышлы һәм башка сораулар белән мөрәҗәгать итте. Халык җыеннарына район башлыгы Р.Г. Кәримов йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International