Яңа белем һәм осталык: пенсия яшенә җитеп килүче зәйлеләр укуга кереште

2019 елның 19 июле, җомга
17 июль көнне Зәйдә дәүләт (муниципаль) учреждениеләренең пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләрен укыта башладылар. Мәгариф һәм мәдәният идарәләре, үзәкләштерелгән китапханә системасы, район мәдәният йорты, киноучреждение, “Яшьлек” балалар-үсмерләр спорт мәктәбе, Зәй үзәк район хастаханәсенең 16 хезмәткәре “Логопед”, “Психолог” һәм “Бухгалтер” юнәлешләре буенча белемнәрен арттырачак. Дәүләт (муниципаль) учреждениеләренең пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләрен һөнәри укыту һәм өстәмә һөнәри белем бирү 2019-2021 елларда Татарстан Республикасында “Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла. Укыту алып барылачак һөнәрләр исемлеге Зәй районының хезмәт базарындагы ихтыяҗыннан чыгып төзелгән. Моның өчен Зәй халык мәшгульлеге үзәге дәүләт (муниципаль) учреждениеләр белән берлектә хезмәт базарындагы хәлне анализлады. Пенсия яшенә җитеп килүче гражданнарны мәшгульлек үзәге белән төзелгән контракт нигезендә Инновацияләр, менеджмент һәм бизнес көллияте мөгаллимнәре укытачак. Белем бирү буенча чаралар федераль һәм төбәк бюджеттан финанслана. “Программа пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләргә көндәшлеккә сәләтлелеген арттырырга, яңа белемнәр алырга һәм осталыкларын камилләштерергә ярдәм итәчәк”, - дип белдерә Зәй халык мәшгульлеге үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Ольга Лаптева. Һөнәри укыту өч ай дәвам итәчәк. Ахырдан курсларда катнашучыларга белем алу турында документ тапшырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International